Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Болгарның яшь гимнастлары республика беренчелегендә катнашачак

Ярышлар тамашачылар катнашыннан башка узачак.

Болгарда тренер Наталья Бердникова җитәкчелегендә шөгыльләнүче яшь гимнастлар нәфис гимнастика буенча Татарстан чемпионатында һәм беренчелегендә чыгыш ясарга җыена. Ярышлар 1 – 4 декабрьдә Казанда узарга тиеш, дип хәбәр итә республика спорт министрлыгының матбугат хезмәте.

Коронавирус авыруы таралу куркынычы зур булу сәбәпле, ярышлар тамашачылар катнашыннан башка узачак.

Безнең яшь гимнастлар Әлмәт, Алабуга, Лениногорск һәм Түбән Кама шәһәрләреннән килгән яшьтәшләре белән осталыкта ярышачак. Республика беренчелегендә 550 яшь гимнаст катнашыр, дип көтелә.

Ярыш нәтиҗәләре буенча республиканың иң яхшы гимнастлары сайлап алынырга тиеш. Соңыннан алар Татарстан данын ил күләмендәге бәйгеләрдә яклап чыгыш ясарга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев