Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Болгардагы икенче мәктәптә ГТО нормаларын тапшырдылар

​​​​​​​Ярышларда укучыларның әти-әниләре дә катнашты.

Кичә шәһәрдәге икенче мәктәпнең спорт залында “Әти, әни, мин – ГТО тапшырабыз” («Мама, папа, я – сдаёт ГТО семья») ярышлары узды.

Бәйгедә сигез гаилә катнашты. Алар җитезлектә, тизлектә көч сынаштылар.

Нәтиҗәдә беренче урынга Хәйретдиновлар (1А) һәм Васильевлар (5Б) гаиләсе чыкты. Хәсәновлар (3А) һәм Чурашовлар (7А) – икенче, Хаврониннар гаиләсе (4А) өченче булды.

Реклама

"Ярышларда катнашучыларны барысына да зур рәхмәт. Бу традицияне икләчәктә дә дәвам итербез, дип уйлыйм. Чөнки ГТО тапшыру – спорт белән шөгыльләнү генә түгел, ныклык һәм бердәмлек тә ул” – дип билгеләп үтте мәктәп директоры Людмила Борюшкина.

Барлык командаларга мактау грамоталары һәм дипломнар тапшырылды.

Фото икенче мәктәп аккаунтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев