Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Болгарда су коену урыны булырмы?

Җәйге челлә шәһәребездә су коену өчен җайлы урыннарның булмавын күрсәтте.

Спас районы утыз градустан артып киткән эсседән иза чигә. Бу кызудан су кереп кенә котылып булыр иде. Без Болгарның пляжлары һәм сулыклары халыкны кабул итәргә ничек әзер булуын карап чыктык.

Су коенырга ярамый, 
бата калсагыз – 
коткарабыз!
Рабига күле Болгар шәһәренең чын табигый җәүһәре булып тора. Яннарын тәртипкә китергәч, риваятьләргә кергән күл тагын да матураеп ките. Монда елның теләсә кайсы фасылында дистәләгән кеше ял итә. Шәһәрдәге бәйрәмнәр, шул исәптән быел булмый калган Сабан туе да, табигатьнең шушы гүзәл почмагында уздырыла.
Эскәмияләр, чүп-чар савытлары, тигез яр – барысы да бар. Моннан тыш, күлнең суга керү урыны да бик җайлы, төбе дә комлы. Кайберәүләр коену сезонын инде июнь аенда ук башлап җибәрделәр. Керү урынында куелган, эре хәрефләр белән «Су коену тыела!» дип язып куелган тактага игътибар итүче юк. Ә нигә су коенырга ярамый соң Рабига күлендә?
Безнең бу сорауга вакытлыча шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы Евгений Лазутин җавап бирде.
– Болгарда үзәк пляжлар юк, – дип аңлатты Евгений. – Рөхсәт ителмәгән урыннарда коену  куркыныч булырга мөмкин. Мондый эсседә кешеләрне кисәтү такталары гына туктата алмавын яхшы аңлыйбыз. Шуңа күрә Рабига күлендә 17 июньнән алып көн саен иртәнге 8дән кичке алтыга кадәр ике кешелек коткару патруле кизү тора. Алар махсус өйрәтү узган, кирәк чакта батып баруыларга тиешле ярдәм күрсәтә алалар.

Реклама

Эскәмияләр ватык, 
үлән үскән...
Евгений Лазутин әйтүенчә, Болгарның икмәк кабул итү предприятиесе артында урнашкан пляжда да шундый ук коткару посты бар.
Элгәре бу урында су коену өчен барлык шартлар тудырылган пляж бар иде. Тик ачылуына күп вакыт узмады, аны ял итүчеләр чын мәгънәсендә юкка чыгардылар. Эскәмияләрне дә, Идел манзарасына карап хозурланырга мөмкин булган тимер беседканы да ваттылар.  Хуҗа кулы булмагач, пляж чүп-чар белән капланды, комын үлән басты.
Моннан тыш, ярларны ныгыту эшләре аркасында пляжның мәйданы да бермә-бер кимеде. Шулай да башка мөмкинлек булмагач, барыбер халык монда су коенырга һәм ял итәргә төшә.
– Гомер буе шушында су коендык, – ди Болгарда яшәүче Екатерина Михайлова. – Елга төбен ләм басса да, пляж кечерәйсә дә, балалар шушы урынны яраталар. Ял итәргә килүчеләр үз артларыннан җыештырырга өйрәнсәләр, тагын да әйбәтрәк булыр иде. Бер караганда, үзеңнән калган чүп-чарны үзең белән алып китү бер дә авыр түгел бит...
Үз машиналары булучылар Балымер белән Ржавецта ял итүне хуп күрәләр. Халык фикеренчә, анда су да чистарак, яр да су керү өчен җайлырак.
ТР Роспотребнадзор Идарәсенең Спас районы буенча белгече Ольга Герасимова:
– Атна саен шәһәрдә халык су коена торган урыннарда микробиология һәм санитария-химик тикшерүгә су анализларын алабыз. Эссе җәйләрдә еш килеп чыга торган холера вибрионнарын билгеләүгә аеруча зур игътибар бирелә. Безнең районда алган су үрнәкләрендә мондый авыру табылмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X