Болгарда – дәрәҗәле кунаклар
Кичә Болгар музей-тыюлыгында ЮНЕСКОда Россиянең даими вәкиле, Бөтендөнья Мирас комитеты рәисе Элеонора Митрофанова, "Лукойл" ачык акционерлык җәмгыятенең директорлар Советы рәисе Валерий Грайфер килде, аларны ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм социаль мәсьәләләр буенча ТР Президенты ярдәмчесе Татьяна Ларионова озатып йөрде.
Кунаклар тарихи һәйкәлләрне, шулай ук Болгар цивилизациясе музеен үз эченә алган күптән түгел ачылган Елга вокзалын карадылар. Алар реставрация һәм торгызу эшләренә югары бәя бирделәр, ә инфраструктураны үстерү борынгы шәһәргә зыян китерми, дип билгеләп үттеләр. Кунаклар Ак мәчеттә һәм Икмәк музеенда булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев