Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Болгарда чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе булды

Узган ярминкә белән чагыштырганда, бу юлы ассортимент шактый бай күренде.

Бүген Болгарның Базар мәйданында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең чираттагы ярминкәсе узды. Бу юлы фермерлар тәкъдим иткән товарлар ассортименты шактый бай булды.

Шәһәр халкы үтенечләрен исәпкә алып, фермерлар бу юлы яңы суйган итне күбрәк алып килгәннәр. Шулай ук сатып алучыларга сөт, бал, башка умартачылык продукциясе дә тәкъдим ителде, ә сатуга куелган балыкны аз гына вакыт эчендә алып та бетерделәр.

Шулай ук ярминкәдә он, ашлык, печән, төрле яшелчәләр дә бар иде. Яз айларында кишер бәяләрен нык артуын онытмаган сатып алучылар кишерне дә күпләп алдылар.

Реклама

Исегезгә төшерәбез, һәр шимбә үткәрелә торган мондый ярминкәләрдә кирәкле азык-төлекне очсыз бәядән сатып алырга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X