Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Болгарда бушлай экскурсияләр узачак

Беренче экскурсия 25 майда шәһәрнең үзәк мәйданында старт ала.

25 майда Болгарда җирле халык өчен бушлай экскурсияләр узачак. Бу гади экскурсия генә түгел, ә шәһәр халкының тормыш тарихы турында чын хикәя була. Экскурсияләр үзәк мәйданнан 11: 00 сәгатьтә башланып китә.

Беренчесе экскурсияне Болгар музей-тыюлыгының фәнни хезмәткәре Илшат Мөхәммәтшин үткәрәчәк. 

13:00 сәгатьтә санаторий-интернат ишегалдында Галина Камаева экскурсиядә катнашучылар белән үзенең сәяхәтен башлап җибәрә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, җирле халык «Шәһәр экскурсоводы мәктәбе»н узды, берничә ай дәвамында алар белән экспертлар шөгыльләнде. Программа Болгарда Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләрнең Бөтенроссия конкурсында катнашу кысаларында уза.

Сүз уңаеннан, әлеге программаны Спас районы, Болгар музей-тыюлыгы, «Татарстан Республикасы шәһәрләре үсеше институты» фонды, creeptone media продюсерлык компаниясе, URBAN TATAR берләшмәсе оештыра.

Экскурсиягә язылырга телисез икән, куратор – Айгөл Дәүләтшинага (8 927 440 70) шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев