Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Болгарда беренче авыл хуҗалыгы ярминкәсе булды

Спас фермерлары базар мәйданында үзләре җитештергән продукция белән сәүдә рәтләрен ачып җибәрде.

Бүген Болгарның базар мәйданында быел беренче тапкыр район авыл хуҗалыгы ярминкәсе ачылды. Спас районы фермерлары сәүдә рәтләрендә сатып алучыларга яңа суелган сарык һәм сыер ите, яшелчә, бал, он, ашлык һәм печән тәкъдим ителде. Барысын да үзләре җитештергән, бар да менә дигән югары сыйфатлы.

«Мин бүген ярминкәдә сарык ите сатып алдым. Рәтләр буенча йөргәч, ит аз булуына игътибар иттем. Бәлки, бераз соңрак килеп җитәрләр. Гомумән алганда, сайлау мөмкинлеге бар. Спас районында бу әле беренче ярминкә, өстәвенә, һава торышы дашәптән түгел. Киләчәктә үз продукциясен сатарга теләүчеләр күбрәк булыр дип өметләнәм», – дип уртаклашты ярминкә турында фикере белән Спас районы  башлыгының беренче урынбасары Сергей Тюнев.

Традиция буенча, кунаклар өчен Спас район мәдәният йорты артистлары чыгыш ясады. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X