Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Болгарда «Автоледи-2022» конкурсы узачак

Бәйгедә теләге булган һәр кеше катнаша ала.

8 июльдә 9.00 сәгатьтә Болгарда җирле ДОСААФ территориясендә «Автоледи-2022» республика конкурсының район этабы узачак.

Конкурста катнашу өчен 8 июльгә кадәр ТР Спас районы буенча ЮХИДИ бүлегенә гариза һәм кирәкле документларны (паспорт, СНИЛС, ИНН) тапшырырга кирәк. Бүлек адресы: Болгар шәһәре, Ленин урамы, 85 йорт, элемтә өчен телефон: 8 (84347) 3-08-22.

Катнашучыларга таләпләр:

"В" категорияле машина йөртү таныклыгы,

автомобиль,

Спас районында теркәлгән булу.

Конкурс, узган еллардагы кебек үк, үз эченә ике төп этапны ала: теоретик (катнашучыларга компьютер тестын узарга һәм юл йөрү кагыйдәләре буенча 20 сорауга җавап бирергә туры киләчәк) һәм гамәли (конкурсантлар автомәйданда машина йөртү күнекмәләрен күрсәтәчәкләр).

Номинацияләрдә призерларны кызыксындыру бүләкләре көтә, ә җиңүче Чистайда узган «Автоледи-2022» зона этабында Спас районы данын яклаячак.

Фото: газета архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев