Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Болгарда «Абилимпикс» олимпиадасына йомгак ясалды

Сәламәтлеге чикле кешеләр арасында төбәк чемпионаты ике компетенция буенча узды.

Спас тармак технологияләре техникумында «Абилимпикс» мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм инвалидлар өчен төбәк чемпионатына йомгак ясадылар. Узган атнада «Кунакханәне администрацияләү» дигән беренче модульгә нәтиҗә ясалды.  

Бу юлы мәктәп укучылары, студентлар һәм белгечләр үз көчләрен «Клининг» компетенциясендә сынап карадылар. Бу беренче карашка гади тоелса да, чистарту һәм җыештыру бер дә җиңел түгел. Тиегшенчә җыештыру өчен физика, химия һәм биологияне өйрәнергә, махсус җиһазлардан файдалана белергә кирәк. Бу биремнәрне барысы да бик яхшы башкарып чыктылар.  

Нәтиҗәләр буенча урыннар түбәндәгечә бүленде.

«Мәктәп укучылары» категориясендә беренче урынны Ранис Хисмәтуллин яулады, икенче урында – Дарья Степанова, өченчедә – Камил Хисмәтуллин. Алар барысы да Болгар мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәбе укучылары. 

«Студент» категориясендә җиңүне техникум студенты Ростислав Капралов яулады. Икенче урында шулай ук тармак технологияләре техникумында укучы Валерий Друзин, өченче урынны Нурлат аграр техникумыннан Ләйсән Абдулвәлиева алды.

«Белгеч» категориясендә Регина Гиняева җиңүче дип табылды, икенче урында – Валерина Яхонтова (икесе дә Нурлат аграр техникумыннан) һәм өченчедә – Ирек Миңнегалиев (Казан). Барысы да дипломнар һәм медальләр белән бүләкләнде.
«Абилимпикс» чемпионаты турында тулырак мәгълүматны газетабызның 2022 елның 27 маендагы санында укыгыз.
Газетага язылып өлгермәүчеләргә яңа санны Болгарның «Кузьмич» (Рабочая ур.), «Вера»  (Ленин урамы) һәм "Теремок" (Дзержинский ур.) кибетләрендә сатып алырга мөмкин. Шулай ук яңа номерны Болгар шәһәре, Хирург Шеронов урамы, 23А адресы буенча «Новая жизнь» газетасы редакциясендә сатып алырга мөмкин.

Фоторепортаж 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев