Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Болгар Ислам академиясе вәкилләре милли узышта катнаштылар

Чара узган якшәмбедә булды.

Болгар ислам академиясенең юридик идарәсе җитәкчесе урынбасары Михаил Фадеев белән икенче курс магистранты Дмитрий Клюкин узган якшәмбедә Казан шәһәрендә үткән милли йөгерештә катнаштылар.

Бәйгедә 4000 артык кеше катнашты. Йөгереш Ак Барс Арена янында башланып, Миллениум күпере, Кремль буе һәм Сибгат Хәким урамы буенча дәвам итте.

Ярыммарафонда катнашучыларга 3, 10 һәм 21,1 километрлы өч дистанция арасыннан сайлап алырга мөмкинлек бирелде. Максим Фадеев 10 километрны 48 минут 54 секундр арасында үтте, ә Дмитрий Клюкин 21 километр араны 1 сәгать 59 минут һәм 30 секундта йөгереп узды.

Реклама

Шунысын дә әйтеп үтәргә кирәк, Татарстан мөселманнары командасы составында йөгерештә республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты. Тәҗрибәле йөгерешче буларак, ул 21,1 километр дистанцияне сайлады.

Йөгерештә катнашучыларның барысына да истәлек медальләре, ә җиңүчеләргә - кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X