Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Болгар” балаларны кабул итте

Кичә "Болгар" балалар сәламәтләндерү-белем бирү лагеренда беренче сменаны ачу тантанасы булды. Балалар анда июль башына кадәр ял итәчәк. Җитмештән артык укучы биш отрядка берләштерелгән, аларның өчесе - профильле. Бу балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең чаңгы секциясендә шөгыльләнүчеләр, "Скаутлар" (1нче мәктәп) һәм "Регата" клубы спортчылары. Балаларны һәм тәрбиячеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары...

Кичә "Болгар" балалар сәламәтләндерү-белем бирү лагеренда беренче сменаны ачу тантанасы булды.
Балалар анда июль башына кадәр ял итәчәк. Җитмештән артык укучы биш отрядка берләштерелгән, аларның өчесе - профильле. Бу балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең чаңгы секциясендә шөгыльләнүчеләр, "Скаутлар" (1нче мәктәп) һәм "Регата" клубы спортчылары.
Балаларны һәм тәрбиячеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Афоньшина, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов һәм башкалар җылы котлап, уңышлы һәм файдалы ял итүләрен теләделәр.
Штат тулысынча җыелган, вожатыйлар арасында монда практика үтүче Тәтеш һәм Арча педагогия колледжы студентлары да бар.
Балаларның ял программасы эчтәлекле итеп оештырылган: экскурсияләр, походларга чыгу, концертлар, кызыклы кешеләр белән очрашулар һәм төрле сәяхәтләр планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лагерь