Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бәкедә су коену кагыйдәләре

18 гыйнвардан 19 гыйнвар төнендә православие динен тотучылар Крещение бәйрәмен билгеләп үтә.

Бу төндә су аеруча чистара, тән һәм җанны сихәтләү өчен, бәкедә коенып чыгарга кирәк, дигән йола бар. Бәкедә коенырга теләүчеләргә сулыкларда үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында газета укучыларына аз сыйдырышлы суднолар буенча дәүләт инспекциясенең Кама Тамагы участогы җитәкчесе Алексей Ананьев сөйли:
– Крещение бәйрәмендә су коенырга теләүчеләрнең иминлеген тәэмин итү максатында, коткару хезмәтләре боз өстендә кешеләргә күпләп җыелырга, бәкедә бер кешедән күбрәк керергә, алкоголь яки наркотиклардан исергән кешеләргә су коенуны рөхсәт итмәскә тиеш. Балаларны бары тик ата-аналар яки өлкәннәр карап торганда гына чумдырырга ярый. 
Крещениедә су коену өчен урыннар яр буенда урнашырга, янәшәдә коткару станцияләре һәм коткаручылар торырга тиеш. Бозлы суга чумар алдыннан бераз йөгереп килеп, физик күнегүләр ясап, тәнне кыздырып алырга кирәк. Бәке янына килгәндә аякларның сизгерлеген югалтмас өчен төбе таймый, уңайлы һәм җиңел салып-киелә торган аяк киеме киегез. Аеруча ботинка һәм йон оек әйбәт булачак. Шулай ук аякларны очлы ташлардан һәм тоздан саклаучы, бозда шумый торган махсус аяк киемен кисәгез дә була. Бозга егылмас өчен, бәке янына бик сак, әкрен атлап килегез. 
Баш мие кан тамырлары кисәк тараеп китмәсен өчен, суга муеннан гына, башны юешләтмичә керергә кирәк. Бәкегә баш белән чуму аеруча куркыныч, чөнки организм җылыны кисәк югалту сәбәпле, салкын шогы булырга мөмкин. 
Беренче тапкыр суга кергәндә тиешле тирәнлеккә җиткәннән соң, йөзеп тормасагыз әйбәтрәк булыр. Шунысын да онытмагыз – тән салкын суга күнеккән чакта, сулыш алу ешая. 
Организм өзлегеп китмәсен өчен, бәкедә 1 минуттан артык торырга киңәш ителми. Судан чыккач, тәнне сөлге белән корытып сөртергә һәм коры кием кияргә кирәк. Тизрәк җылыну өчен термостан кайнар чәй эчсәгез әйбәт булыр.
Сәламәтлеккә зыян китермәс өчен, шушы кагыйдәләрне төгәл үтәргә тырышыгыз.
 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X