Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Биш катлы йортка – 35!

Якшәмбе көнне Горький урамындагы биш катлы йорт ишек алдында бу йортка күчүнең 35 еллыгы билгеләп үтелде. Ул чакта кешеләр йортның төзелеп бетүен түземсезләнеп көткәннәр, кайбер фатирларда беренче вакытта хәтта күршеләр белән дә яшәргә туры килгән. Бу көннәр инде күптән артта калды, күпләр яңа урынга күчеп китсә дә, йортта яшәп калучылар...

Якшәмбе көнне Горький урамындагы биш катлы йорт ишек алдында бу йортка күчүнең 35 еллыгы билгеләп үтелде.
Ул чакта кешеләр йортның төзелеп бетүен түземсезләнеп көткәннәр, кайбер фатирларда беренче вакытта хәтта күршеләр белән дә яшәргә туры килгән. Бу көннәр инде күптән артта калды, күпләр яңа урынга күчеп китсә дә, йортта яшәп калучылар да шактый. Бу еллар дәверендә алар дус, тату, шатлык-кайгыларын уртаклашып гомер иткәннәр. Бүгенге көндә 70 фатирда 157 кеше яши.
Бәйрәм барышында Бөек Ватан сугышы ветераннары Ольга Вәлиева һәм Георгий Клыпин игътибар үзәгендә булды. Алар олы тормыш юлы узганнар, ә Василиса Зеленкова кайнар нокталарда хезмәт иткән. Нина Ивановна Борюшкина бөтен гомерен үсеп килүче буынга тәрбия бирүгә багышлаган. Бәйрәмне оештыручылар җылы сүзләрен һәм изге теләкләрен кызганмадылар.
Җыелган халык игътибарына шулай ук район Мәдәният йорты хезмәткәрләре тырышлыгы белән хәзерләнгән концерт тәкъдим ителде. Анда бу йортта яшәүчеләрнең дуслары - Даша Чудакова һәм Алевтина Дрогина да катнашты. Ә хор Татьяна Балханова шигырьләренә язылган җырлар башкарды. Музыкаль күренеш белән Василий Кощеев җитәкчелек итте.
Кешеләр шулай ук Любовь Брагина һәм Нина Ерёмина чыгарган стена газетасын да бик кызыксынып карадылар. Бу кичтә йортның ишек алдыннан музыка һәм җыр бик озак ишетелеп торды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined