Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бергә күңеллерәк шул...

Ил күләмендә билгеләп үтелүче инвалидлар көне уңаеннан, физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен “Регина” рестораны базасында традицион бәйрәм чаралары оештырдылар.

Ирина ТЕЛИЦЫНА

Реклама

Шәһәр һәм районда яши торган мондый балаларны, аларның гаилә әгъзаларын барысын бергә җыю матур гадәткә әйләнеп бара. Менә бу юлы да дуслар, танышлар һәм якыннар белән яңадан очрашуга ничек шатланганнарын белсәгез икән! Балалар күңелен биләп алган хисне сүз белән генә аңлатырлык та түгел. Бергә килгән остазлар да гел балалар янәшәсендә булды, аларны “Елмаеп ямьлик дөньяны” дигән тылсымлы бәйрәм тамашасында катнашырга чакырдылар. Инвалид балаларның иҗади эшләреннән төзелгән “Без барысын да булдырабыз!” күргәзмәсе һәркемдә зур кызыксыну уятты. Балаларның кул эшләре оригиналь булуы белән аерылып торды, экспонатларның барысы да күңел җылысын кушып, зур осталык белән ясалган. Балалар иҗат йорты педагоглары оештырган мавыктыргыч мастер-классларда һәр бала да диярлек теләп катнашты һәм нәрсәгә сәләтле булуын күрсәтте.
Бәйрәмдә катнашучыларны һәм килгән кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин сәламләде. Ул барысына да саулык-сәламәтлек теләде һәм бу чарага килгән өчен рәхмәт әйтте.
Балалар “Рассвет” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре тарафыннан оештырылган бәйрәм тамашаларында да балалар бик теләп һәм бердәм булып катнаштылар. Мавыктыргыч уен һәм конкурслардан берәү дә читтә калмады. Һәр баланың көчле, беренче буласы һәм җиңеп чыгасы килде. Янәшәдә әни булганда кемнең генә җиңеләсе килсен икән? Балаларга Түбән Кама шәһәреннән килгән аниматорлар да ярдәм итеп торды. Алар төрле мәзәкләр сөйләп, кызлар һәм малайларның күңелен күтәрде, ярышларда көч биреп торды. Сабын күбегеннән өрелгән куыклар балаларда гына түгел, зурларда да соклану һәм, гаҗәпләнү уятты. Балалар иҗат йорты доброволецлары да бәйрәмне ямьлерәк, балаларның исендә калырлык итү өчен мөмкин булганнарның барысын да эшләде. ЮХИДИ бүлеге инспекторы Зилә Фәсхетдинова балаларны бәйрәм белән котлаганнан соң, юл хәрәкәте кагыйдәләрен онытмаска һәм һәрчак төгәл итеп үтәргә  чакырды. Ул балаларга Мактау грамоталары һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре билгеләре төшерелгән памяткалар тапшырды. 
– Без ел саен бу бәйрәмдә актив катнашабыз, аны түземсезлек белән көтеп алабыз, – дип фикерләре белән уртаклаштылар кайбер әниләр. – Балаларның ничек шатлануын үзегез дә күргәнсездер. Мондый кирәкле чараны оештырганнары өчен социаль хезмәтләргә рәхмәтебез чиксез зур. Барысына да эшләрендә уңышлар телибез!
Бәйрәм очрашуы чәй табыны артында дәвам итте. Бергә җыелган чакта күңеллерәк шул...
                Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X