Узган шимбә көнне "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан региональ бүлеге җирле бүлекнең ХХ конференциясе булды.
Конференциядә отчёт доклады белән сәяси Совет секретаре Анатолий Молодов чыгыш ясады. Фикер алышуларда Өчкүл авыл җирлеге Нина Пырова, КФХ башлыгы Дамир Хәмидуллин, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Егор Самохвалов катнашты.
Конференциядә эшлекле һәм нәтиҗәле...
Узган шимбә көнне "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан региональ бүлеге җирле бүлекнең ХХ конференциясе булды.
Конференциядә отчёт доклады белән сәяси Совет секретаре Анатолий Молодов чыгыш ясады. Фикер алышуларда Өчкүл авыл җирлеге Нина Пырова, КФХ башлыгы Дамир Хәмидуллин, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Егор Самохвалов катнашты.
Конференциядә эшлекле һәм нәтиҗәле сөйләшү булды. Җирле бүлекнең эше Устав, программа документлары, партия съезды һәм конференцияләре, партия һәм илебез җитәкчеләре тарафыннан тәкъдим ителгән сәяси һәм социаль тармакта үзгәрешләр курсы таләпләренә туры килүе билгеләп үтелде. Соңгы вакытта "Бердәм Россия"партиясе катнашуында, республика һәм илебез җитәкчелеге ярдәме белән шактый зур уңышларга ирешү ассызыклап үтелде. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау, мәгариф тармакларындагы кичекмәстән хәл итәргә кирәкле проблемаларга басым ясалды.
Конференциядә җирле бүлек сәяси Советның яңа составы сайланды. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча аның секретаре итеп район башлыгы Камил Нугаев сайланды.
Конференция эшендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасында "Бердәм Россия" партиясе фракциясе депутаты, "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе Генераль Советы әгъзасы Айрат Хәйруллин, "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан региональ бүлегенең сәяси Советы әгъзасы Рәшит Абашев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе фракциясе әгъзасы Илшат Хәйруллин катнашты.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев