Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөек язучыларга багышлап

Александр Пушкинның тууына 215 ел һәм Михаил Лермонтовның тууына 200 ел тулуга багышланган район балалар-яшүсмерләр иҗади конкурсларында җиңүчеләр билгеләнде. Бу чара үзәк китапханә тарафыннан бөек язучыларның иҗатларын популярлаштыру һәм шулай ук аларның иҗади мирасларын өйрәнүгә тарту, балаларны китап уку белән кызыксындыру һәм сәләтләрен үстерү максаты белән үткәрелде. "Яраткан әсәрләргә иллюстрацияләр"...

Александр Пушкинның тууына 215 ел һәм Михаил Лермонтовның тууына 200 ел тулуга багышланган район балалар-яшүсмерләр иҗади конкурсларында җиңүчеләр билгеләнде.
Бу чара үзәк китапханә тарафыннан бөек язучыларның иҗатларын популярлаштыру һәм шулай ук аларның иҗади мирасларын өйрәнүгә тарту, балаларны китап уку белән кызыксындыру һәм сәләтләрен үстерү максаты белән үткәрелде.
"Яраткан әсәрләргә иллюстрацияләр" номинациясендә "Пушкинны яратып" дигән конкурста Ким мәктәбеннән Розалина Зарипова һәм 1нче шәһәр мәктәбеннән Анна Ильина җиңүче дип табылдылар. Казаннан Эльвина Нотфуллина, Кузнечихадан Никита Булычев, Полянка һәм Ким мәктәпләреннән Радмила Холмирзоева, Екатерина Левушкина, Полина Лукина; "Китапка бүләк" номинациясендә Кузнечиха мәктәбеннән Елизавета Колесникова һәм Алена Шаронова җиңеп чыкты.
"Презентация" номинациясендә Роман Ловчев һәм Айсылу Исмәгыйлова җиңде, икенче урында Анастасия Христофорова - алар барысы да Кузнечиха урта мәктәбеннән.
Шушы ук мәктәп укучылары Нарек Григорян белән Мария Каштанова "Минем Лермонтов" конкурсының "Әдәби иҗат" номинациясендә беренче урынны бүлештеләр. "Сынлы сәнгать" номинациясендә беренче урын Урта Йорткүл һәм Никольск мәктәбе укучылары Алсу Әхмәтҗанова һәм Татьяна Авдонинага бирелде, Екатерина Шемуратова (Танкеевка), Рузилә Шәйдуллина, Алинә Минхатыйпова (Иске Рәҗәп) икенче һәм өченче урыннарга чыкты. Ә "Гамәли сәнгать" номинациясендә беренчелекне тармак технологияләре техникумы студенты Анастасия Плотникова алды. Ким мәктәбеннән Владислав Черкасов һәм шулай ук Мария Баширова, Мария Пухова, Кирилл Ашмарин, Егор Евдокимов, Вероника Конантьевадан торган бер төркем Полянка мәктәбе укучылары үзләренең коллектив эшләре белән призерлар исемлегенә керделәр.
Аларның барысына да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр, ә башка конкурсантларга (чарада алтмышка якын укучы катнашты) рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев