Яңалыклар
Бай материаллар тупладылар
Республиканың Традицион мәдәниятны үстерү үзәге белгечләре райондагы тугыз татар авылында булып, биредә яшәүче халык белән очраштылар.
Әлеге үзәк белгечләрен татар халкының традициясе һәм гореф-гадәтләре белән бәйле бөтен нәрсә, - буыннан-буынга тапшырылып килүче борынгы җырлар һәм мөнәҗәтләр, бәетләр һәм шигырьләр, уеннар һәм биюләр һәм башка нәрсәләр кызыксындырды. Алар, мәсәлән, Чәчәкледә яшәүче хезмәт ветераны Шәмсехая апа Хаҗибуллинаның гадәти булмаган биюләрен видеотасмага да төшереп алган. Фольклор экспедициясендә катнашучылар шулай ук әлеге авылдан Исмәгыйль абый Галимовның узган гасырның алтмышынчы елларында эшләп чыгарылган немец баянында уйнаган моңлы көйләрен дә бик ошатканнар.
Белгечләр әйтүенчә, тупланган бай материалларның барысы да өйрәнеләчәк һәм гомумиләштереләчәк. Аеруча зур кызыксыну уята торганнары безнең республикада яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре турында китап бастырып чыгарганда файдаланылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев