Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Батырлык дәресләре

Ватан сакчылары көне алдыннан балалар китапханәсендә батырлык дәресләре үткәрелде. Дәресләрнең берсе герой-антифашистларга багышланды. Болгардагы 2нче урта мәктәпнең сигезенче класс укучылары Елена Ильинаның "Четвертая высота" китабындагы кайбер өзекләргә нигезләнеп эшләнгән театральләштерелгән тамаша карадылар, сугыш темасына багышланган китаплар күргәзмәсе белән таныштылар. Әлеге чараны әзерләүдә шәһәрдәге икенче урта мәктәп укучылары Анастасия Гришина, Анастасия...

Ватан сакчылары көне алдыннан балалар китапханәсендә батырлык дәресләре үткәрелде.
Дәресләрнең берсе герой-антифашистларга багышланды. Болгардагы 2нче урта мәктәпнең сигезенче класс укучылары Елена Ильинаның "Четвертая высота" китабындагы кайбер өзекләргә нигезләнеп эшләнгән театральләштерелгән тамаша карадылар, сугыш темасына багышланган китаплар күргәзмәсе белән таныштылар. Әлеге чараны әзерләүдә шәһәрдәге икенче урта мәктәп укучылары Анастасия Гришина, Анастасия Тюленева һәм Екатерина Сигова актив катнаштылар.
Икенче дәрес исә Муса Җәлилнең батырларча һәлак булуына 70 ел тулуга багышланды. Шушы ук мәктәпнең җиденче класс укучыларына дәрес барышында фашистлар тоткынлыгында һәлак булган шагыйрьнең батырлыгы турында сөйләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев