Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Балконнарны пыялалаган өчен штраф кертелә

Балконны үзгәртү өчен, җирле хакимият рөхсәтен алырга кирәк.

Яңа кертелгән боерык буенча, балкон яки лоджияне үзгәртеп ясау, шул исәптән пыяла кую өчен дә, җирле хакимияттән рөхсәт алырга кирәк булачак. Документ инде РФ Төзелеш министры Ирек Фәйзуллин тарафыннан имзаланган һәм киләсе елның 1 мартыннан гамшлгә керергә тиеш.

Ведомство биргән аңлатма буенча, бу идарәче компанияләр һәм йортта яшәүчеләр арасында килеп чыккан бәхәсләрдән котылырга, һәм бинада халык тарафыннан ясалган төрле конструкцияләрдән котылырга мөмкинлек бирәчәк.

Шуңа күрә 2022 елның 1 мартыннан башлап, фатирындагы балкон яки лоджиягә үзгәреш кертергә теләүчеләр җирле хакимияттән рөхсәт алырга тиешләр. Үз теләге белән балконга пыяла куючыларны биш мең сум штраф көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев