Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Балалар рәсем ясый

Балалар бакчасы нәниләре төрле дәрәҗәдә үткәрелгән иҗади конкурсларда катнашып кына калмыйча, анда призлы урыннар да яулыйлар. Мәсәлән, "Колосок" бакчасына йөрүче балалар "Космоска сәяхәт" дип исемләнгән Бөтенроссия балалар рәсеме һәм гамәли иҗат конкурсында катнашканнар. Анастасия Кривошеева белән Ярослав Кочетков - Татарстан буенча беренче һәм өченче урыннарны, Мария Костина, Валерия Кострулева, Елизавета...

Балалар бакчасы нәниләре төрле дәрәҗәдә үткәрелгән иҗади конкурсларда катнашып кына калмыйча, анда призлы урыннар да яулыйлар.
Мәсәлән, "Колосок" бакчасына йөрүче балалар "Космоска сәяхәт" дип исемләнгән Бөтенроссия балалар рәсеме һәм гамәли иҗат конкурсында катнашканнар. Анастасия Кривошеева белән Ярослав Кочетков - Татарстан буенча беренче һәм өченче урыннарны, Мария Костина, Валерия Кострулева, Елизавета Тюрина безнең район буенча беренче урынны алганнар. Ә Игорь Шитов "Курск дугасы" темасына Бөтенроссия рәсемнәр конкурсында җиңүче булган. Аларның барысына да дипломнар тапшырылган. Яшь рәссамнарны тәрбиячеләр Вера Осинцева, Светлана Фәсхетдинова, Наталья Осипова, Людмила Гагунина әзерләгән.
Өчкүл балалар бакчасыннан Полина Стрелкова мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен үткәрелә торган "РостОК" ачык регионара сәләт турниры конкурсында катнашкан өчен өченче дәрәҗә дипломга лаек булган. Бер төркем балаларга - сертификатлар, ә тәрбияче Галина Шероновага диплом һәм призерны әзерләгән өчен Рәхмәт хаты тапшырылган.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X