Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Балалар китабы атналыгы

Язгы каникуллар чорында район китапханәләрендә традицион балалар китабы атналыгы үткәрелде. Атналык кысаларында шактый кызыклы чаралар оештырылды. Мәсәлән, шәһәр балалар китапханәсендә ул юбиляр язучылар Алан Милнга һәм Глеб Успенскийга багышланган бәйрәм белән башланып китте. Аларның әсәрләрен балалар кечкенәдән үк яратып укый. Яшь тамашычларга "Винни һәм аның дуслары" курчак спектакле карарга, Простоквашино...

Язгы каникуллар чорында район китапханәләрендә традицион балалар китабы атналыгы үткәрелде.
Атналык кысаларында шактый кызыклы чаралар оештырылды. Мәсәлән, шәһәр балалар китапханәсендә ул юбиляр язучылар Алан Милнга һәм Глеб Успенскийга багышланган бәйрәм белән башланып китте. Аларның әсәрләрен балалар кечкенәдән үк яратып укый. Яшь тамашычларга "Винни һәм аның дуслары" курчак спектакле карарга, Простоквашино авылы геройларын искә төшерергә, викторинада катнашырга тәкъдим ителде. Бу көнгә багышлап "Юбилярларда кунакта" күргәзмәсе оештырылды.
Ә Кошлар көнендә балаларны "Могҗизалар кыры" уенына чакырдылар. Анда канатлы дусларыбыз турында иң яхшы белүче дип табылган санаторий мәктәп укучысы Анастасия Прокаева җиңеп чыкты.
Көннәрнең берсендә яшь китап сөючеләр яңа басмалар белән таныша алдылар. Бу очрашу "Җурналлар каруселе" исеме астында үтте һәм анда катнашкан укучылар даими матбугат битләрендә үзләре өчен кызыклы мәгълүматлар таба алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: китаб