Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Балалар иминлеге – игътибар үзәгендә

Эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эше буенча инспекция хезмәткәрләре "Курорт" дигән оператив-профилактик чаралар үткәрәләр. Акция ел саен балаларның җәйге каникуллары вакытында лагерьларда ял иткәндә һәм алар күпләп җыелган урыннарда тәртип саклау һәм аларның иминлеген тәэмин итү өчен үткәрелә. Даими рейдларда шулай ук санитария-эпидемиология күзәтчелеге үзәге хезмәткәрләре, ирекле халык дружиналары, "Форпост"...

Эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эше буенча инспекция хезмәткәрләре "Курорт" дигән оператив-профилактик чаралар үткәрәләр.
Акция ел саен балаларның җәйге каникуллары вакытында лагерьларда ял иткәндә һәм алар күпләп җыелган урыннарда тәртип саклау һәм аларның иминлеген тәэмин итү өчен үткәрелә. Даими рейдларда шулай ук санитария-эпидемиология күзәтчелеге үзәге хезмәткәрләре, ирекле халык дружиналары, "Форпост" отряды укучылары, җәмәгать оешмасы вәкилләре катнаша.
Чаралар вакытында халыкның ял итү урыннары һәм анда урнашкан сәүдә нокталары да тикшерелә. "Болгар" лагерында ял итүче балалар өчен әлеге тема буенча лекцияләр уку күздә тотыла. Лагерь территориясендә җәмәгать тәртибен саклау оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев