Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Балалар иминлеге өчен

Балалар иминлеге айлыгы кысаларында Болгар коррекция мәктәбендә төрле чаралар оештырылды.

Алар арасында "Тынычлыкта яшәү" класс сәгатьләре, мәктәптә, өйдә һәм җәмәгать урыннарында килеп чыккан чиктән тыш хәлләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлатучы "Экстремизм - юк!" бердәм иминлек көне дә үткәрелде. Практик күнегүләрдә районның мобилизация хезмәте җитәкчесе Евгений Ибраһимовның катнашуын да билгеләп үтәргә кирәк.
Балаларга юлда үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен өйрәтүгә зур игътибар бирелде. Моңа юл йөрү кагыйдәләре буенча интерактив конкурс ярдәм итте. Ә "Юл әлифбасы" класс сәгатендә ЮХИДИнең район бүлеге хезмәткәре Зилә Фәсхетдинова катнашты. "Мин мәктәпкә барам" акция-әңгәмә вакытында автовокзал, шәһәрнең үзәк мәйданына кадәр имин маршрутлар билгеләнде.
Моннан тыш, класс һәм уен бүлмәләрендә укытучылар балаларга куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген хәтерләтеп торган "Мин моны белергә тиеш!" почмаклары оештырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев