Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Балалар бәйрәме

Инвалидлар ункөнлеге тәмамлану уңаеннан район Мәдәният йортында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бәйрәм уздырылды. Фойеда санаторий һәм коррекция интернат-мәктәпләре, "Чайка" балалар приюты, Балалар иҗат йорты каршындагы "Маячок" берләшмәсе балаларының эшләреннән торган иҗади күргәзмә оештырылды. "Регата" клубы укытучылары хәрәкәтчән модель-легороботларны эшләтеп күрсәттеләр. Бәйрәмдә катнашучы авыл һәм шәһәр балаларын район башлыгы Камил Нугаев,...

Инвалидлар ункөнлеге тәмамлану уңаеннан район Мәдәният йортында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бәйрәм уздырылды.
Фойеда санаторий һәм коррекция интернат-мәктәпләре, "Чайка" балалар приюты, Балалар иҗат йорты каршындагы "Маячок" берләшмәсе балаларының эшләреннән торган иҗади күргәзмә оештырылды. "Регата" клубы укытучылары хәрәкәтчән модель-легороботларны эшләтеп күрсәттеләр.
Бәйрәмдә катнашучы авыл һәм шәһәр балаларын район башлыгы Камил Нугаев, ятим һәм инвалид балалар өчен "НАЗ" хәйрия фонды президенты Нурания Сәйфетдинова, район инвалидлар җәмгыяте рәисе Татьяна Егорова, Балалар иҗат йорты каршындагы волонтерлар төркеме котлады. Бәйрәм ахырында Ульяновскийның яшь тамашачылар театры башкаруында спектакль күрсәтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев