Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Балалар бакчасы өчен түләү арта

2014 елның 1 гыйнварыннан балаларын бакчага йөрткән өчен ата-аналарга ике тапкыр диярлек артыграк түләргә кирәк булачак. Райондагы мәктәпкәчә белем учреждениеләренең күпчелегендә бу бәя аена уртача 2009 сум тәшкил итәчәк (хәзер 1079 сум). Ә ясле группасына йөргән балага аена 1975 сум түләргә кирәк булачак. Җыелышларда мәгариф бүлеге хезмәткәрләре аңлатып үткәнчә, бакча...

2014 елның 1 гыйнварыннан балаларын бакчага йөрткән өчен ата-аналарга ике тапкыр диярлек артыграк түләргә кирәк булачак.
Райондагы мәктәпкәчә белем учреждениеләренең күпчелегендә бу бәя аена уртача 2009 сум тәшкил итәчәк (хәзер 1079 сум). Ә ясле группасына йөргән балага аена 1975 сум түләргә кирәк булачак.
Җыелышларда мәгариф бүлеге хезмәткәрләре аңлатып үткәнчә, бакча өчен даими түләп барган ата-аналарга акчаның бер өлеше социаль яклау хезмәте аша субсидия рәвешендә кире кайтарылачак. Моның өчен тиешле документларны (гаилә составы, керемнәр турында белешмәләр һәм башкалар) бүген үк тапшырырга була.
Күп балалы, тулы булмаган һәм аз керемле гаиләләр өчен льготалар каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев