Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Авылга почта кирәк

Полянкада капиталь ремонттан соң яңартылган почта бүлеге бинасы ачылды.

Чарада авыл халкы һәм килгән кунаклар катнашты. Аларны көтеп алынган шатлыклы вакыйга белән район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев, “Татарстан почтасы” федераль почта хезмәте идарәсе директорының милек мәсьәләләре буенча урынбасары Илнур Мәхмүтов, “Татарстан почтасы” идарәсенең Чистай почтамты җитәкчесе Вячеслав Воробьев һәм башкалар җылы котлады. Чыгышларда билгеләп үтелгәнчә, авылдагы почта бинасын яңарту эшләре республикадагы социаль-икътисадый программаларны тормышка ашыру кысаларында алып барылды. Биредә тулы күләмдә почта һәм банк хезмәтләренең барлык төре күрсәтеләчәк, халык куллана торган товарлар сатылачак, әлбәттә инде, газета-журналлар һәм килгән хатларны тиешле адрес буенча илтеп тапшырачаклар. Шунысын да әйтергә кирәк, ел дәвамында почта аша 5000гә якын төрле хат-хәбәрләр, 700дән артык посылка һәм бандероль уза. Полянка, Балымер авылларына һәм янәшәдә урнашкан Кирпичный поселогына өч почтальон һәм почта элемтәсе бүлеге җитәкчесе хезмәт күрсәтәчәк.
Полянка җирлеге башлыгы Гөлсинә Сибгатуллина авыл халкы исеменнән республика һәм район җитәкчеләренә, әлеге проектны тормышка ашыруга үзләреннән зур өлеш керткән иганәчеләргә һәм төзүчеләргә рәхмәт әйтте.
Күптән килә торган матур гадәт буенча, яңартылган бинаның ишеген ачып керер алдыннан традицион ал тасманы кисү хокукы килгән кунаклар һәм авыл балаларына бирелде. Аннары барысы да яңа почтаны карап чыктылар.
Элеккесе белән чагыштырганда, бүгенге почта бинасы танымаслык итеп үзгәргән. Биредә якты, иркен, заманча җайланмалар һәм җиһазлар урнаштырылган. Моннан тыш, почтада халыкка өстәмә хезмәт күрсәтү мөмкинлеге дә тудырылган. Мисал өчен, пластик картага күчерелгән акчаны алу өчен район үзәгенә барып йөрүнең кирәге юк. Почтада банкомат куйганнар.
Авыл тормышындагы истәлекле вакыйга уңаеннан, җирлек башлыгы күп балалы Галина Кольчугина гаиләсенә бүләк тапшырды.
Полянкалылар һәм янәшәдә урнашкан авылларда яшәүчеләр почта бинасының яңартылуына бик шат. Иң мөһиме – биредә халыкка күрсәтелә торган хезмәтләрнең төре сизелерлек арткан. Авылларыбыз киләчәктә дә яңарыш сулышын тоеп яшәсеннәр иде...
Автор фотосы. 
 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X