Яңа тормыш

Спас районы

Рус Тат
Яңалыклар

Авыл халкы сорауларына белгечләр җавап бирә

Июль ахырыннан район авылларында район башлыгының җәмәгать кабул итү вазифаларын башкаручы күчмә төркем эшли. Төркем составына башкарма комитет, Пенсия фонды, социаль яклау, сәламәтлек саклау һәм башка хезмәт вәкилләре керә. Мондый күчмә кабул итүләрнең максаты - авыл халкына закондагы пенсия белән тәэмин итү, социаль хезмәт күрсәтү, сәламәтлек саклауга кагылган яңалыкларны аңлатып...

Июль ахырыннан район авылларында район башлыгының җәмәгать кабул итү вазифаларын башкаручы күчмә төркем эшли.
Төркем составына башкарма комитет, Пенсия фонды, социаль яклау, сәламәтлек саклау һәм башка хезмәт вәкилләре керә. Мондый күчмә кабул итүләрнең максаты - авыл халкына закондагы пенсия белән тәэмин итү, социаль хезмәт күрсәтү, сәламәтлек саклауга кагылган яңалыкларны аңлатып бирү. Район хезмәт вәкилләре инде Үрнәк, Ржавец, Тракторный, Тукай авылларында булганнар. Барлык авылларда да халыкны пенсия һәм балалар пособиеләрен исәпләү, льготалар һәм дарулар белән тәэмин итү, өлкән яшьтәгеләргә һәм инвалидларга социаль хезмәт күрсәтүгә, шул исәптән социаль пакетка кагылышлы мәсьәләләр борчый. Мәсәлән, Үрнәк халкын, моннан тыш, телефон элемтәсенең сыйфатын яхшырту мәсьәләсе кызыксындыра, ә Тракторный поселогы халкы су белән тәэмин итүдән зарлана.
Барлык бу сорауларга да җавап биреләчәк, ә кайбер проблемалар, шул исәптән Үрнәк һәм Тракторный поселогындагы проблемалар да, махсус контрольгә алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев