Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Җавап бирергә туры киләчәк

    Машина урлап китүчене полиция хезмәткәрләре кайнар эздән тота алганнар. "Эдем" кафесы янында машинасын калдырып киткән берәү төшке аштан соң килгәч, машинасын үз урынында тапмаган. Бу турыда ул шунда ук полициягә хәбәр иткән. Оператив хезмәткәрләр тоткарлау планын игълан иткәннәр һәм угрыны тиздән тотканнар. Полиция хезмәткәрләреннән качканда ул башка машинага бәрелеп, авария...

    Машина урлап китүчене полиция хезмәткәрләре кайнар эздән тота алганнар.
    "Эдем" кафесы янында машинасын калдырып киткән берәү төшке аштан соң килгәч, машинасын үз урынында тапмаган. Бу турыда ул шунда ук полициягә хәбәр иткән. Оператив хезмәткәрләр тоткарлау планын игълан иткәннәр һәм угрыны тиздән тотканнар. Полиция хезмәткәрләреннән качканда ул башка машинага бәрелеп, авария ясаган.
    Хәзер аңа үзенең гамәлләре өчен суд каршында җавап тотарга һәм ике машина хуҗасына да акчалата зыянны түләргә туры киләчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: