Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ашлык җыелды, көзге чәчү тәмамланып килә

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 5 сентябрьгә бөртекле культуралар барлык мәйданнардан да диярлек җыеп суктырылган.

Басулардан игенчеләр тырышлыгы белән 7455 тонна бөртек җыеп алынган. Шуның 31850 тоннасын көзге культуралар, 13790 тоннасын сабан бодае, 11800 тонна арыш, 11650 тонна арпа, 1980 тонна солы, 1230 тонна борчак, шулай ук тритикале, тары һәм карабодай тәшкил итә. Көзге бодайның һәр гектарыннан - 22,7, карабодайдан 7,4 центнер уңыш чыккан.

18700 гектарда көзге культуралар чәчелгән. Бу барлык мәйданның 96 процентын тәшкил итә. Хуҗалыкларда язгы чәчүгә туфрак әзерлиләр. Якынча 23 мең гектарда җир эшкәртелгән. Бу планлаштырылган мәйданның 37 проценты дигән сүз.

Азык әзерләү отрядлары силос урдыруга кереште. Алда торган кышлату чорына малларга 4700 тоннага якын ваклатылган яшел азык тупланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ашлык урыпҗыю игенчеләр