Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Акциядә катнаштылар

Коррекция мәктәп-интернаты укучылары һәм Балалар иҗат йорты хезмәткәрләре "Татарстанның чиста урманнары"дигән табигатьне саклау акциясендә актив катнашалар. Спас урманчылыгы белгече Сергей Мулинов җитәкчелегендә алар шәһәр янындагы урманнарны чүп-чардан чистарттылар. Бу, һичшиксез, безнең "яшел дустыбыз"га сизелерлек файда гына китерәчәк һәм үсеп килүче буында табигатькә сакчыл караш тәрбияләүдә дә ярдәм итәчәк. Исегезгә төшерәбез,...

Коррекция мәктәп-интернаты укучылары һәм Балалар иҗат йорты хезмәткәрләре "Татарстанның чиста урманнары"дигән табигатьне саклау акциясендә актив катнашалар.
Спас урманчылыгы белгече Сергей Мулинов җитәкчелегендә алар шәһәр янындагы урманнарны чүп-чардан чистарттылар. Бу, һичшиксез, безнең "яшел дустыбыз"га сизелерлек файда гына китерәчәк һәм үсеп килүче буында табигатькә сакчыл караш тәрбияләүдә дә ярдәм итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, акция ел саен үткәрелә, анда балалар гына түгел, өлкәннәр дә катнаша. Ул табигатькә зыянны промышленность гигантлары гына салмавын тагын бер тапкыр ассызыклый. Урман аланнарын, су буйларын чүплекләргә әйләндереп, кеше дә табигатькә зур зыян ясый. Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре үзләренең карамагында булган территорияләрдә чисталыкны сакларга тырышалар. Ләкин үзләре генә алар бу проблеманы хәл итә алмый. Шуңа күрә "Болгар урманчылыгы" учреждениесе бу эшкә мәктәп укучыларын һәм предприятие хезмәткәрләрен җәлеп итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акция