Активлыгы өчен
Татарстан Республикасы Көнен һәм балаларның җәйге ялын оештыру һәм үткәрүдә актив катнашуы өчен "Болгар" белем бирү-сәламәтләндерү үзәге директоры Любовь Вафина республиканың "Җәй" Үзәге Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Бүләкне аңа Анапада узган Бөтенроссия балалар һәм яшьләр ялының унсигезенче форумында тапшырдылар. Любовь Николаевна республика делегациясе составына кертелгән иде. Форум кысаларында җәйге каникулда...
Татарстан Республикасы Көнен һәм балаларның җәйге ялын оештыру һәм үткәрүдә актив катнашуы өчен "Болгар" белем бирү-сәламәтләндерү үзәге директоры Любовь Вафина республиканың "Җәй" Үзәге Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Бүләкне аңа Анапада узган Бөтенроссия балалар һәм яшьләр ялының унсигезенче форумында тапшырдылар. Любовь Николаевна республика делегациясе составына кертелгән иде. Форум кысаларында җәйге каникулда балалар һәм яшүсмерләр ялын оештыруның нәтиҗәләре буенча семинар булды. Анда катнашучылар эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев