Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аккордеон моңы яңгырый...

Кичә Болгар балалар сәнгать мәктәбенең концертлар залында аккордеон музыкасының республика фестивале ачылды. Бу кичне тамашачылар игътибарына тәкъдим ителгән аккордеоннар бәйрәме проектының авторы - Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе укытучысы Антон Попов. Ул үзе, шулай ук консерватория студентлары Максим Даренков һәм Евгений Сакмаров башкаруында төрле авторлар һәм жанрлар әсәре яңгырады. Залда...

Кичә Болгар балалар сәнгать мәктәбенең концертлар залында аккордеон музыкасының республика фестивале ачылды.
Бу кичне тамашачылар игътибарына тәкъдим ителгән аккордеоннар бәйрәме проектының авторы - Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе укытучысы Антон Попов. Ул үзе, шулай ук консерватория студентлары Максим Даренков һәм Евгений Сакмаров башкаруында төрле авторлар һәм жанрлар әсәре яңгырады. Залда утырган тамашачылар, ә алар арасында олылар да, балалар да җитәрлек иде, профессиональ музыкантларны, халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреатларын бик җылы каршыладылар.
Үзләренең башкару осталыгын алар Татарстанның башка төбәкләрендә - Казан, Әлмәт, Яшел Үзәндә дә күрсәтәчәк. Аккордеончылар фестиваленең нәкъ безнең шәһәрдә башланып китүе - сәнгать мәктәбе коллективының тырышлыгы нәтиҗәсе. Аның директоры Ирина Илюхинага бу чараны оештыруга ярдәм итүе һәм укучыларга эстетик тәрбия бирүдә ирешкән уңышлары өчен консерватория ректоратының рәхмәт хаты тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев