Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

6 яшьтән 18 яшькә кадәр балаларга һәм 18 яшьтән 23 яшькәчә физик мөмкинлекләре чикле гражданнарга 10000 сум күләмендә бер тапкыр бирелүче түләүләр

Агымдагы елның 15 июленнән 6 яшьтән 18 яшькә кадәр балаларга һәм төп гомумбелем бирү программасы буенча укучы18 яшьтән 23 яшькәчә физик мөмкинлекләре чикле гражданнарга 10000 сум күләмендә бер тапкыр бирелүче түләүләргә гаризалар кабул ителә башлый.

Пособие кемнәргә түләнә? 

Әлеге төр түләү 6 яшьтән 18 яшькә кадәр балаларга һәм төп гомумбелем бирү программасы буенча укучы 18 яшьтән 23 яшькәчә физик мөмкинлекләре чикле гражданнарга 10000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә (балага агымдагы елның 1 сентябренә кадәр 6 яшь тулган булырга тиеш). Ул Россия территориясендә яшәүче Россия гражданнарына гаилә кереме күләмен исәпкә алмыйча гына бирелә.

Кая мөрәҗәгать итәргә?

Мәктәп укучыларына түләүгә гаризалар август аенда автомат рәвештә формалаштырылды. 6-18 яшьлек балаларның әти-әниләренең күпчелегенә гариза тутырырга туры килмәячәк. Гаризалар, фондта булган мәгълүматлар нигезендә автомат рәвештә формалаштырылып, ата-аналарның дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетларына таратылды. Түләүне рәсмиләштерүне төгәлләү өчен ата-аналарга гаризадагы мәгълүматларның дөреслеген тикшерергә һәм эшкәртүгә рөхсәт кенә бирергә кирәк.

Гаризалар тутырганда, Пенсия фонды узган ел 16 яшькәчә балаларга пособие түләү барышында туплаган мәгълүматлар файдаланыла. Аларга гариза бирүче ата-ананың исеме, фамилиясе, әтисенең исеме, шәхси лицевой счетның иминият номеры (СНИЛС), балалар турында мәгълүматлар, шул исәптән гражданлык халәте актларын теркәү бүлегеннән алынган язмалар, шәхси лицевой счет номеры һәм акча күчерелергә тиешле счет номеры керә. Шул мәгълүматларның кайберләре хәзер актуаль булмаган яисә башкаларына алмаштырылырга тиеш булган очракта, ата-ана аларга үзгәреш кертә.

Агымдагы елның 11 июлендә үк инде ата-аналарның, шул исәптән узган елда гаризаларны Пенсия фондына китереп тапшырып, соңрак электрон кабинет ачканнарының да шәхси кабинетларында гаризалар күренә башлады. Чынлыкта исә гаризалар 15 июльдән карала башлый һәм 3,5 ай дәвамында – октябрь ахырына кадәр кабул ителә. Түләү алуга хокуклары булган ата-аналар әлеге вакыт аралыгында гариза белән мөрәҗәгать итә алалар.

Дәүләт хезмәтләре порталыннан тыш гаризалар Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтендә дә кабул ителә. Уллыкка алучылар һәм попечительләр гаризаны электрон вариантта тапшыра алмый, аларга Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Пенсия фондында гариза теркәлгән көн гариза тапшырылган көн дип санала. Гаризалар нигездә 5, аерым очракларда 10 эш көнендә карала.

Реклама

Пособие кайчан түләнә башлый?

Акчалар август аенда мөрәҗәгать итүчеләрнең гаризада күрсәтелгән счетларына күчереләчәк. Ул Россия территориясендә гамәлдә булган теләсә кайсы түләү системасының саклык кенәгәсе яисә банк картасы булырга мөмкин.

Пособие нинди сәбәпләр белән түләнмәскә мөмкин?

Түбәндәге сәбәпләр пособие түләмәскә нигез була: баланың яисә гариза бирүченен Россия гражданлыгы булмау; баланың яше Указда күрсәтелгән яшь аралыгына туры килмәү; 18 яшьтән 23 яшькәчә физик мөмкинлекләре чикле баланың мәктәптә укымавы; әтинең яисә әнинең ата-ана хокукыннан мәхрүм ителүе; балага карата опекунлык яисә попечительлек хокукы бетү; мәктәптә укучы яисә инвалид баланың үлеме; дөрес булмаган мәгълүмат бирү яки пособиенең моңа кадәр ата-ананың берсенә түләнүе. Түләүне кире кагу турындагы хәбәрнамә, сәбәбе күрсәтелеп, гражданнарның дәүләт порталындагы шәхси кабинетына җибәрелә.

Белешмә: Татарстанда 10000 сум күләмендә бер тапкыр бирелүче түләүгә 468меңбала дәгъва итә. Түләүләрнең гомуми суммасы 4,68 млрд. сум тәшкил итә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X