Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

1  октябрьдән Россиядә бала пособиеләрен түләү тәртибе үзгәрә

Йөкле хатыннарга бирелә торган пособие һәм сигез яшьтән алып 17 яшькәчә балалар тәрбияләүче ялгыз ата-аналарга пособиеләр почта аша бирелми башлаячак.

1 октябрьдән Россиядә аз керемле гаиләләр беренче яки икенче бала туган өчен яки баланы уллыкка алган өчен пособие «Мир» картасына гына күчерелә. Мондый карта булмаган очракта, пособие акчалата бирелә яки банк картасына бәйләнмәгән гадәти счетка күчерелә. Бу хакта РИА Новости агентлыгына сылтама белән Татар-информ хәбәр итә.

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, иртә исәпкә баскан йөкле хатыннарга айлык пособие, йөклелек һәм бала табу буенча пособиеләр һәм бала карау буенча пособиеләрне алу өчен «Мир» картасы кирәк. Шулай ук 3-7 яшьлек балалар өчен айлык түләүләр, сигез яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче тулы булмаган гаиләләр өчен айлык пособиеләр, пенсия һәм Пенсия фондының башка түләүләре, эшсезлек буенча пособиеләр дә «Мир» картасына гына күчерелә.

Йөкле хатыннарга бирелә торган пособие һәм сигез яшьтән алып 17 яшькәчә балалар тәрбияләүче ялгыз ата-аналарга пособиеләр хәзер почта аша бирелмәячәк.

Реклама

Мәктәп яшендәге балаларга бер тапкыр бирелә торган пособиеләр теләсә нинди түләү системасы карталарына күчерелә.

Фото - архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X