Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җирле хакимият

Ялган хәбәр өчен – кырыс җәза

Террорчылык - заманның иң куркыныч җинаятьләреннән берсе. Ул еш кына милләтләр арасында гына түгел, халыклар арасында низаглар китереп чыгара. Ни кызганыч, мондый хәлләр хәзер дә булып тора.

Дамир ЯфИзов,
район прокуроры
Террорчылык гамәлләре төрлечә була, ләкин аларны ике уртак сыйфат берләштерә. Беренчедән, алар дәүләт хакимлеген какшатуга юнәлдерелсә, икенчедән, террорчыларның оешкан төстә һәм кансыз терактлары аркасында халык арасында курку, үзеңне көчсез итеп тою хисе көчәя. Боларны исәпкә алып, дәүләт террорчылык актларын булдырмый калу өчен хәлдән килгәннең барысын да эшли. Мондый җинаятьләр өчен җәзаның көчәйтелүе - бу юнәлештә үткәрелгән җитди эшләрнең берсе.
Соңгы вакытта террорчылык турында ялган хәбәр итү очраклары бермә-бер артты. Хәзер моның өчен җәза кырысрак булачак (РФ ҖКның 207 маддәсе). Бу җинаятьнең төп куркынычы - ул хакимият һәм хокук саклау органнарының оешкан төстә барган эшен боза, оешмалар, учреждениеләр, транспорт чараларының эше вакытлыча туктап торганга күрә, шактый күләмдә акчалата зыян китерә.
Агымдагы елның 7 маенда алдан әйтеп үтелгән маддәгә үзгәрешләр кертелде (хәзер анда 2нче өлеш һәм өстәмә бар). Әгәр элек бу җинаять өчен 3 елга кадәр иректән мәхрүм итү күздә тотылса, закондагы үзгәрешләр нигезендә хәзер җәза срогы 5 елга кадәр арттырылган. Кешенең бер шаяртуы да зур бәла китереп чыгарырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев