Якынлашып килүче Яңа ел белән, кадерле дуслар!
Район башлыгы Камил Нугаев Яңа ел һәм Раштуа алдыннан район халкын көтеп алган бәйрәмнәр белән җылы котлады.
Яңа - 2015 елга санаулы гына сәгатьләр калып бара. Безнең барыбыз да Яңа елга зур өметләр баглыйбыз, бәхетле киләчәккә өметләнәбез, диелә котлауда.
Гадәттә, Яңа ел алдыннан без үткәннәрне күздән кичереп, узган ел эчендә башкарылган эшләргә бәя бирәбез, киләчәккә планнар билгелибез. Агымдагы елда иң истә калган вакыйга - Олимпия утын каршылау булгандыр, бу безнең өчен олы хөрмәт, чөнки ул зур шәһәрләргә дә эләкми. Без моның белән бик горурланабыз! Шулай ук Болгар музей-тыюлыгын ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә кертү дә иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе булды. Без моны күптән көткән идек һәм Спас районы халкының уртак тырышлыгы бушка китмәде. Хәзер инде борынгы Болгар җире бөтен дөньяга таныла. Безгә һәр яклап ярдәм күрсәтүләре өчен Татарстан Республикасы Президентына һәм хакимиятенә һәм, әлбәттә, Минтимер Шәрип улы Шәймиевка чиксез рәхмәтлебез.
Һава шартлары бик уңай килмәсә дә, без шактый югары уңыш җыеп алуга ирештек. Шулай ук районда торак һәм юллар төзү, мәдәният учаклары, фельдшер-акушер пунктлары, спорт объектлары, балалар мәйданчыклары төзү дәвам итә, мәктәпләргә, башка объектларга капиталь ремонт ясала. Димәк, без дә бер урында туктап тормыйбыз, республика, ил белән бергә алга барабыз. Әлбәттә, узган ел шактый авырлыклар булды, ләкин бердәм тырышлык белән без кыенлыкларны җиңә алдык.
Бүген дә, дөньяда барган катлаулы хәлгә карамыйча, без алга куелган максатка ирешергә тырышабыз, ә бу бары тик бер-дәмлек, дуслык, татулык булганда гына мөмкин, диелә котлауда.
Район башлыгы үзенең якташларын Яңа ел белән ихластан котлап, фидакарь, тырыш хезмәтләре өчен зур рәхмәт белдерә һәм аларга гаилә бәхете, нык сәламәтлек, тынычлык, иминлек тели.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев