Вакыт үткәне сизелми дә
Бүгенге көндә безнең районнан илле укучы "Болгар" балалар савыктыру-белем бирү үзәгендә ял итә. Анда хәзер православие казаклар сменасы эшли.
Балаларның күпчелеге - якшәмбе мәктәбенә йөрүчеләр, араларында имин булмаган гаилә балалары да бар. Сменаны оештыручылар патриотлык, гражданлык хисен тәрбияләүгә, халыкларның традицияләре һәм культурасы белән таныштыруга аеруча зур игътибар бирәләр, балалар вакытларын күңелле үткәрсен өчен тырышалар. Тиздән укучылар Өчкүл чиркәвенә, Ак мәчеткә экскурсиягә барырга җыеналар. Күптән түгел Берлинны алу күренешен реконструкцияләп күрсәттеләр, монда балалар бик теләп катнашты. Чарага район башлыгы Камил Нугаев та килгән иде. Ул укучыларга рәхәтләнеп ял итүләрен, уку елына көч җыеп килүләрен теләде.
Планлаштырылган чараларның күпчелеге Бөек Җиңүнең 70 еллыгына, кенәз Владимир истәлегенә 1000 ел тулуга багышланды. Спорт чараларында, концертларда, төрле уеннарда, конкурсларда катнашу да балаларга бик ошый.
- Смена ахырында балалар өчен зур гала-концерт уздырырга җыенабыз, - ди смена кураторы, Изге Авраамий чиркәве рухание Сергий Карпухин. - Лагерьда ял итү балаларда уңай тәэсирләр генә калдырыр, дип уйлыйм.
Бу турыда фоторепортаж http://www.spas-rt.ru/ru/component/k2/item/9149-pravoslavnaya-kazachya-smena-v-lagere-bolgar.html
Руслан Хәмидуллин фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев