Узган шимбәдә район үзәгендә өч йөздән артык ылыслы агач утыртылды.
Алар "Олимп" универсаль спорт залы территориясенең периметры буенча, "40 лет Октября" урамында икенче урта мәктәп янында һәм музей-тыюлыкның Капитан коесы тирәсенә утыртылды.
Билгеле булганча, агымдагы ел Халыкара урманнар елы дип игълан ителгән иде. Аның кысаларында төрле табигать саклау чаралары үткәрелә, ә 8 октябрь Татарстан хөкүмәте тарафыннан урман утырту көне дип игълан ителде.
Рәсемнәрдә: район башлыгы Камил Нугаев "Олимп" территориясендә агач утырта.