Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Лагерьларда ял да итәләр, эшлиләр дә...

Майның соңгы көннәрендә мәктәпләрдә кызлар һәм малайлар өчен лагерьлар эшли башлады. Укучылар биредә вакытны ничек уздыра, остазлары җитәкчелегендә ниләр белән шөгыльләнәләр? Марина ЗАЙЦЕВА Шәһәрдәге беренче урта мәктәп каршында ачылган "Салават күпере" лагерына сиксәнгә якын укучы йөри. Биредә укучылар өчен көн саен мавыктыргыч һәм истә калырлык төрле чаралар оештырыла. Экология көне,...

Майның соңгы көннәрендә мәктәпләрдә кызлар һәм малайлар өчен лагерьлар эшли башлады. Укучылар биредә вакытны ничек уздыра, остазлары җитәкчелегендә ниләр белән шөгыльләнәләр?
Марина ЗАЙЦЕВА
Шәһәрдәге беренче урта мәктәп каршында ачылган "Салават күпере" лагерына сиксәнгә якын укучы йөри. Биредә укучылар өчен көн саен мавыктыргыч һәм истә калырлык төрле чаралар оештырыла.
Экология көне, мәсәлән, чәчәкләр карнавалы, "Үсемлекләр дөньясында" викторинасы, безне чолгап алган дөнья, тирә-як мохитны иң яхшы белүчеләр конкурсы белән билгеләнеп үтте, аларда теләге булган һәр укучы катнашты.
Юлларда балаларның җәрәхәтләнү очракларын кисәтү чаралары кысаларында, башлангыч класслар укытучысы Татьяна Козлова укучылар өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре көнен үткәрде. Дәрес барышында кызлар һәм малайларга шәһәр урамнарында, транспорт чаралары күп йөри торган урыннарда үзеңне ничек тотарга кирәклеген уен рәвешендә исләренә төшерделәр.
"Золушкада кунакта" конкурсы кысаларында кызлар чәчне матур итеп тарау, үрү, төрле прическалар ясау буенча осталыкларын күрсәттеләр. Иң яхшыларга призлар тапшырылды, тамашачылар исә соклануларын белдереп озак кына кул да чаптылар. Укучылар берничә тапкыр шәһәр кинотеатрына барып, балалар өчен махсус күрсәтелгән мультфильмнар да карап кайттылар. Моннан тыш, лагерь сменасы программасында Икмәк музеена экскурсия, Сәламәтлек көне һәм башка кызыклы чаралар каралган.
Шунысын да әйтергә кирәк, балалар лагерьда алган тәэсирләре белән көн саен чыгарылучы "Радужата" газетасында да уртаклаша алалар.
- Ирина Котельникова җитәкчелек иткән хезмәт лагерына өлкән классларда укучы егерме өч кеше йөри, - ди мәктәп директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Ольга Егорова. - Алар мәктәп бакчасында эшли, моның өчен ай азагында хезмәт хакы да түләнәчәк. Мәшгульлек үзәгенең махсус программасы буенча төзелгән килешү нигезендә, укучылар җәйге каникулның бер өлешен файдалы эшләр белән шөгыльләнеп үткәрәләр.
Ким мәктәбенең "Росток" хезмәт һәм ял лагерына унбиш укучы йөри. Алар июнь аеның беренче көннәреннән үк дару үләннәре һәм төрле үсемлекләр - җир җиләге, кура җиләге, үги ана яфраклары, нарат ылысы һәм башка үләннәр җыя башлаган. Ял вакытларында исә укытучылар төзегән мавыктыргыч программага кушылып осталыкларын һәм нәрсәгә сәләтле булуларын күрсәтә алалар. Әйтик, балаларның суда иминлеген тәэмин итү айлыгы кысаларында, укучылар "Кеше эшчәнлегенең экологиягә тәэсире" уенында, "Суда үзеңне тоту"га багышланган дәрестә (укытучы Борис Андриянов) катнаштылар. Укучылар шулай ук "Чиста яр буе" акциясеннән дә читтә калмадылар: елга яры тирәләрен чүп-чардан чистарттылар.
Бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның тууына 217 ел тулуга багышланган бәйрәм һәр балада зур кызыксыну уятты. Мавыктыргыч викторина, КВН һәм шагыйрь әкиятләренә нигезләнеп төшерелгән мультфильмнар "Мультландия" лагерында ял итүче башлангыч һәм өлкән классларда укучыларның барысына да ошады. Алар шулай ук бик теләп балалар Сабан туенда да булдылар, конкурсларда һәм спорт ярышларында актив катнаштылар.
Никольск мәктәбендәге "Ак каен" һәм "Бал корты" лагерьларында смена ачылган көнне дүртенче класс укучылары "Исәнме, җәй!" дигән махсус программа әзерләгән. Җыр, бию, күңелле конкурслардан торган программаны карау өчен балаларның әти-әниләре дә килде.
А.С.Пушкинның туган көнендә "Балыкчы карт һәм алтын балык" әкиятен сәхнәләштерделәр. Әлбәттә инде, соңыннан әлеге әсәргә нигезләнеп төшерелгән мультфильмны да бергәләшеп карадылар.
Озакламый Никольск мәктәбе укучылары "Күңелле стартлар" спорт бәйгесен үткәрүне планлаштыра. Болгар музей-тыюлыгына, курчак театрына да барырга җыеналар. Кыскасы, укучыларның җәйге яллары күңелле һәм файдалы үтә.
Болгардагы 2нче урта мәктәпнең "Лукоморье" лагеры җитмеш тугыз укучыны берләштерә. Алар өчен иң беренчеләрдән булып "Сак булу - куркаклык түгел" дигән девиз белән судагы иминлек көне үткәрелде. Тәрбиячеләр суда үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр, аннары балалар конкурслар, рәсемнәр һәм "Кисәтү - коткару - ярдәм итү" презентациясе кысаларында әлеге актуаль теманы төгәл итеп чагылдырырга тырыштылар. Укучыларның иҗат эшләре шәһәрнең кешеләр күп була торган урыннарына элеп куелды.
Лагерьның көндәлек программасына сәламәтлек көне, балалар китапханәсенә һәм шәһәр паркына экскурсияләр, балалар Сабан туе һәм башка мавыктыргыч чаралар кертелгән.
- Лагерьда бик күңелле, - ди 4нче класс укучысы Евгений Жилин. - Көн саен конкурслар, ярышлар оештырыла, көннең ничек үткәнен дә сизми калабыз. Мәсәлән, сәламәтлек көне һәр укучыда онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Безгә монда берсеннән-берсе тәмлерәк ризыклар пешереп ашаталар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев