Узган җомгада район Мәдәният йортында егетләрне армиягә озату тантанасы булды.
Владимир КОРНИЛОВ
Бәйрәмне егетләрнең хәтерендә озак сакланырлык итеп оештырырга тырышканнар. Быел безнең районнан Кораллы Көчләр сафына 31 кеше китәргә тиеш. Аларны хәрби марш уйнатып һәм алкышлар белән Мәдәният йорты залына чакырдылар. Бу вакытта кайберләренең дулкынлануы да сизелде. Шулай булмый, чөнки залда район Советы, шәһәр һәм район башкарма комитетлары вәкилләре, кайбер авыл җирлеге башлыклары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, руханилар һәм җәмәгатьчелек вәкилләре, шәһәр уку йортлары укучылары, туганнары бар иде.
Булачак ил сакчыларына район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин үзенең котлау сәламнәрен һәм изге теләкләрен җиткерде. Тырышып хезмәт итегез, өлкән буыннар һәм якташларыгызның данлы традицияләрен лаеклы дәвам итегез, изге бурычны үтәгәннән соң исән-сау, физик һәм мораль яктан ныгып туган якларыгызга әйләнеп кайтыгыз, дип теләде. Шулай ук егетләргә ТР хәрби комиссариатының Спас бүлеге җитәкчесе Илһам Мидхәтов, имам-мөхтәсиб Фәрһад хәзрәт Минсәгыйр, Төньяк Кавказдагы хәрби бәрелешләрдә катнашып Батырлык орденына лаек булган иерей Сергей Карпухин да үзләренең изге теләкләрен җиткерде. Ата-аналар исеменнән Марина Давтян чыгыш ясады. Аның да дулкынлануы йөзенә чыккан иде.
- Лаеклы хезмәт итегез, - диде ул, - без сезгә ышанабыз һәм исән-сау кайтуыгызны көтәрбез…


Чыгыш ясаучыларның барысы да егетләргә хәрби хезмәттә уңышлар теләделәр, армиядә хезмәт итү - ул һәр ир-егетнең изге бурычы, намус эше, дип тә ассызыкладылар. Ватан чикләрен, халкыбыз тынычлыгын саклау кебек җаваплы һәм мөһим эшне бары тик лаеклы кешеләргә генә йөклиләр. Яхшы тормыш мәктәбен узып чыныккан егетләр Спас районына бик тә кирәк булачак.
Егетләргә җылы теләкләрен җыр юллары һәм дәртле биюләр белән үзешчән артистлар Ксения Колчина, Алена Тимофеева, Альбина Беляева, Валентина Малова, "Движение", "Вдохновение" бию коллективлары, "Короткое замыкание" төркеме җиткерде, мәктәп укучылары исә армия, яшь солдатлар тормышын чагылдырган юмористик зарисовкалар әзерләгәннәр. Үзешчәннәрнең чыгышларын көчле алкышларга күмделәр.
Чара ахырында озакламый ил чикләрен сакларга китәчәк егетләргә күптәнге традиция буенча бүләкләр тапшырдылар. Залдагыларга җавап сүзе белән Эдуард Насыйбуллин мөрәҗәгать итте. Барлык призывниклар исеменнән ул әти-әниләре, өлкән иптәшләре һәм якташларына йөзгә кызыллык китермәскә тырышырбыз, дип сүз бирде. Шунысын да әйтергә кирәк, Эдуард армиягә туганы Руслан белән бергә хезмәт итәргә китәчәк. Яшь араларында бераз аерма булса да, аларның үтенечен канәгатьләндергәннәр. Бертуган Насыйбуллиннар законда каралганча, бер үк хәрби подразделениедә хезмәт итәчәк.
Бу көздә армиягә китүче егетләр коры җир гаскәрләрендә -ракета, танк, мотоукчылар, шулай ук Диңгез флотында, десант гаскәрләрендә һәм Россия армиясенең башка частьләрендә хезмәт итәчәк. Аларга без дә үзебезнең изге теләкләребезне җиткереп, исән-сау туган йортларына әйләнеп кайтуларын телибез.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев