Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Балалар җыры тынмасын…

Инде хәбәр ителгәнчә, Мәдәният йорты сәхнәсендә ике көн дәвамында "Созвездие-Йолдызлык -2014" ХIV нче ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона этабында катнашучылар чыгыш ясады.

Ирина ТЕЛИЦЫНА
Күзләрне камаштырырлык төсләр балкышы, җанга ак нур өстәүче җырлы-биюле уеннар, төрле мавыктыргыч музыкаль композицияләр - боларны сәгатьләр буе карап утырырга мөмкин. Шуңа күрә, тамашачылар күңелен биләп алган хисләрне сүз белән аңлату мөмкин түгел. Үзебезнең районнан һәм республиканың башка районнарыннан килгән берсеннән-берсе матуррак малайлар һәм кызларның сәхнәгә ничек елмаеп чыгуларын күрсәгез икән! Йөзләре балкып торган балаларның эчкерсезлеге, алардан бөркелүче җылыны тамашачылар да тойгандыр.
Төрле яшьтәге балалар "Вокал-соло", "Хореография" һәм "Конферансье" номинацияләрендә чыгыш ясадылар. Ике кече, урта һәм зуррак яшьтәгеләрдән торган җырчылар отряды катнашучылар саны буенча иң зуры саналгандыр, мөгаен. Биючеләр һәм конферансьелар да өч төркемгә бүленде.
Бу зур бәйрәмгә балалар бик күп җырлар, бию һәм төрле миниатюралар өйрәнеп килгәннәр. Концерт программасына төрле милләтләрнең җырлары кертелгән иде. Хореографик композиция башкаручылар, конферансьелар чыгышы аеруча зур соклану тудырды. Шуңа күрә, җыр-моңга, сәнгатькә гашыйк булган талантлы балалар арасыннан тагын да талантлыракларын сайлап алу жюри әгъзаларына да җиңел булмагандыр…
Конкурс зона дәрәҗәсендәге гала-концерт белән тәмамланды. Концертны, сәхнә хуҗасы буларак, район Мәдәният йортының "Движение" бию коллективы "Исә Болгар җилләре" композициясе белән башлады. Әлеге ансамбльгә йөрүчеләргә жюриның "Иҗади эзләнүләр өчен" махсус призы тапшырылды. Кече яшьтәгеләр арасында "Вокал-соло" номинациясендә чыгыш ясаган Камилла Вәлиева - "Җиңүгә омтылыш", Урта Йорткүлдән Алия Вәлиева белән Гөлшат Ибраһимова дуэты "Милли традицияләрне саклаган өчен" ("Вокаль ансамбльләр" номинациясе, кече төркем) махсус призга лаек булдылар.
Сүз дә юк, безнең укучыларның призлы урыннарга лаек булуы аеруча сөендерә. Мәсәлән, Вероника Артюшина, "Вокал-соло" номинациясендә "Урман җыры"н башкарып, өченче урынны алды. "Яратыгыз" җыры белән Диләрә Сафина, "Болгар шәһәре" җыры белән Ксения Колчина һәм татар халык биюләрен башкарган "Булгарочка" бию коллективы икенче урынга чыктылар. Ксениягә, дипломнан тыш, иганәчеләрнең бүләген - "Мелита" мех берләшмәсендә тегелгән кыйммәтле тун бүләк иттеләр.
Әлбәттә инде, бәйгедә җиңүчеләр аерым мактауга лаек. Алар арасында безнең яшь артистлар да бар. Болар "Вокал-соло" номинациясендә зурлар һәм урта яшьтәгеләр төркемендә беренче урынга лаек булган Дарья Чудакова белән Варвара Лисюк.
Сәхнәгә чыккан һәр яшь башкаручыны да көчле алкышларга күмделәр. Тамашачылар фестивальнең алып баручылары Айдар Сөләйманов белән Рузил Гатинның осталыгына да игътибар итми калмагандыр. Алар икесе дә 2009 елда бу фестивальдә катнашып Гран-при алдылар, Казан дәүләт консерваториясен дә тәмамларга өлгергәннәр. Айдар белән Рузил сәхнәгә чыгып Верди операсыннан попурри башкардылар.
Конкурста катнашучыларга диплом һәм кыйммәтле бүләкләрне район башлыгы Камил Нугаев, башкарма комитет җитәкчесе Сергей Тюнев, мәдәният бүлеге җитәкчесе Фәргат Низамов, "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте генераль директоры Фоат Вәлиев, ТР Президенты каршындагы Мәдәниятка ярдәм итү фондының башкарма директоры Нурия Хашимова, Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина, ТРның атказанган артисты, "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе алып баручысы Илфат Абдрахманов һәм башкалар тапшырдылар. Аларның барысы да иҗат көчләрен берләштерүче әлеге фестивальнең зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үттеләр, һәм аны әзерләү һәм уздыруда катнашучыларның барысына да рәхмәт әйттеләр.
Бәйрәм зур уңыш белән үтте. Фестивальдә катнашучылар фестиваль гимнын башкарганда, залдагы халык аларга тирән ихтирам һәм рәхмәт йөзеннән, аягүрә басып кул чапты. Әйе, мондый бәйрәмнәр тормышыбызга ямь өсти, балалар җыры яңгырап торганда күңелдә өмет-ышаныч арта.
Руслан Хәмидуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев