Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
фаҗига

Болгарда психик авыру өлкән яшьтәге әнисен үтергән

Фаҗига Хирург Шеронов урамындагы күп фатирлы йорттагы фатирларның берсендә булган.

Болгар шәһәрендәге йортларның берсендә муенында яра эзләре булган 82 яшьлек хатын-кыз мәете табылган.

Фатирда яшәгән ир-ат очлы әйбер белән әнисенә берничә тапкыр китереп кадаган, бу исә өлкән яшьтәге хатын-кызның үлеменә китергән. Бу хәл турында полициягә күршедә яшәүче бер хатын хәбәр иткән. Ул кычкырган тавышлар ишетеп шикләнеп кергән булган. Әмма ярдәм итәргә инде өлгермәгән. Җинаять кылуда шикләнеп мәрхүмәнең 54 яшьлек улын тоткарлаганнар.

Реклама

Ир-ат гаебен танып, күрсәтмәләр биргән һәм әнисен бритва ярдәмендә үтерүе турында әйткән. Алдан ачыкланганча, җинаять кылуга ир-атның психик авыруы сәбәп булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X