Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Экономика

Взносларны начар түлиләр

Бүгенге көндә юридик затларның Пенсия фондына иминиятләштерү взносларын түләү буенча бурычлары 1952 мең сумнан артып киткән. Персонификация учеты бүлеге җитәкчесе Татьяна Тумаева билгеләп үткәнчә, "Болгар Арыш" ЯАҖ, "Болгарлес" ДБУ, "Газсантехсервис" ҖЧҖ, "Спас райтопсбыт" ҖЧҖ, "Рыбный берег" ҖЧҖ һәм кайбер башка оешмаларның бурычы аеруча күп. Ә бит иминиятләштерү взносларын тулысынча һәм...

Бүгенге көндә юридик затларның Пенсия фондына иминиятләштерү взносларын түләү буенча бурычлары 1952 мең сумнан артып киткән.
Персонификация учеты бүлеге җитәкчесе Татьяна Тумаева билгеләп үткәнчә, "Болгар Арыш" ЯАҖ, "Болгарлес" ДБУ, "Газсантехсервис" ҖЧҖ, "Спас райтопсбыт" ҖЧҖ, "Рыбный берег" ҖЧҖ һәм кайбер башка оешмаларның бурычы аеруча күп. Ә бит иминиятләштерү взносларын тулысынча һәм вакытында түләп бару - иминиятләштерүчеләрнең закон тарафыннан беркетелгән бурычы. Бу мәсьәлә ПФР идарәсе, прокуратура, район җитәкчелегенең даими игътибар үзәгендә тора. 2013 елда 9067 мең сумнан артык суммага 472 таләп куелган, 71 иминиятләштерүчегә 5655 мең сумлык инкассо поручениеләре тапшырылган, ә суд приставлары хезмәтенә 1514 мең сумга 48 карар җибәрелгән. Кайбер бюджет оешмаларының һәм шәхси эшмәкәрләрнең дә взносларны соңга калып, еш кына аена бер тапкыр түгел, ә кварталга бер тапкыр гына түләүләрен билгеләп үтәргә кирәк.
Хәзерге һәм булачак пенсионерларның тормыш дәрәҗәсе иминиятләштерү взносларын вакытында һәм тулы күләмдә түләүгә турыдан-туры бәйле. Бу хакта беркайчан онытырга ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев