Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Экономика

Өстәмә финанслау программасы гамәлдә

Агымдагы елда пенсия акчаларын өстәмә дәүләт финанслау программасында катнашу өчен район халкыннан 292 гариза алынган. Идарә белгечләре хәбәр итүенә караганда, үзләренең булачак пенсияләре исәбенә район кешеләре 2 миллион сумнан артык акча күчергән. Ә бу программа биш ел эшләү дәверендә анда 864 кеше катнашкан. Программага керү турында 2013 елның 1 октябренә...

Агымдагы елда пенсия акчаларын өстәмә дәүләт финанслау программасында катнашу өчен район халкыннан 292 гариза алынган.
Идарә белгечләре хәбәр итүенә караганда, үзләренең булачак пенсияләре исәбенә район кешеләре 2 миллион сумнан артык акча күчергән. Ә бу программа биш ел эшләү дәверендә анда 864 кеше катнашкан.
Программага керү турында 2013 елның 1 октябренә кадәр гариза бирүчеләрнең взносларын дәүләт 10 ел дәвамында, ел саен 2 мең сумнан алып 12 мең сумга кадәр арттырып барачак.
Законда ашыгыч пенсия акчасын, шулай ук хезмәт пенсиясенең тупланма өлеше составындагысын түләү мөмкинлеге дә каралган. Үткән елның 1 июленнән барлыгы 443 кеше пенсиянең тупланма акчасын алган. Барлыгы 3835,8 мең сум акча түләнгән. Бер пенсионерга ашыгыч түләү, ике кешегә сроксыз түләү билгеләнгән.
Пенсия яшендәге кешеләр яки вакытыннан алда пенсиягә чыккан кешеләр генә пенсия тупланмалары алырга хокуклы.
Программада катнашучыларның барысы да хәзер 2013 ел өчен взнослар суммасын исәпләргә тиеш, әгәр ул түләнмәгән яки 2000 сумнан кимрәк түләнгән икән, 25 декабрьгә кадәр җитмәгән өлешен кертеп түләргә кирәк. Взнослар 2000 сумнан да кимрәк булса, өстәмә финанслау каралмый.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X