Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Экономика

Программага керергә соң түгел

Пенсияне дәүләт белән бергә финанслау программасына керү мөмкинлеге агымдагы елның 31 декабренә кадәр озайтылган. Программага кереп, әле взносларын түләп өлгермәгән кешеләр дә ел ахырына кадәр беренче взносларын ясый ала. Элеккечә үк, бу программада катнашкан кешеләр елына кимендә 2000 сум ирекле взнос түләгән очракта, дәүләт аларның булачак пенсиясен 10 ел дәвамында...

Пенсияне дәүләт белән бергә финанслау программасына керү мөмкинлеге агымдагы елның 31 декабренә кадәр озайтылган.
Программага кереп, әле взносларын түләп өлгермәгән кешеләр дә ел ахырына кадәр беренче взносларын ясый ала.
Элеккечә үк, бу программада катнашкан кешеләр елына кимендә 2000 сум ирекле взнос түләгән очракта, дәүләт аларның булачак пенсиясен 10 ел дәвамында бергәләп финанслауны тәэмин итә.
Программага керүгә гариза бланкын һәм аны тутыру буенча инструкцияне Пенсия фондының сайтыннан алырга мөмкин. Гаризаны шулай ук www.gosuslugi.ru дәүләт хезмәтләре порталында да бирергә була.
Бүгенге көндә пенсияне дәүләт белән бергә финанслау программасында безнең районнан 860 кеше катнаша. Программаның гамәлдә булу дәверендә алар үзләренең булачак пенсияләре фондына 8 миллион сумнан артык акча керткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев