Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Экономика

Пенсияләр күпмегә артты?

Район халкының пенсиясе апрель аеннан башлап, тулаем алганда 1 миллион 800 мең сумга, ә һәр кешенең айлык пенсиясе уртача 300 сумга артты. Индексация пенсиянең барлык төрләренә кагыла. Агымдагы елның февраленнән 6,6 процентка индексацияләнгән хезмәт пенсияләре апрель аеннан өстәмә 3,3 процентка арта. Моннан тыш, социаль пенсияләрнең күләме 1,81 процентка индексацияләнеп, дәүләт...

Район халкының пенсиясе апрель аеннан башлап, тулаем алганда 1 миллион 800 мең сумга, ә һәр кешенең айлык пенсиясе уртача 300 сумга артты.
Индексация пенсиянең барлык төрләренә кагыла. Агымдагы елның февраленнән 6,6 процентка индексацияләнгән хезмәт пенсияләре апрель аеннан өстәмә 3,3 процентка арта. Моннан тыш, социаль пенсияләрнең күләме 1,81 процентка индексацияләнеп, дәүләт тәэмин итә торган тиешле пенсияләр, ай саен өстәмә түләнә торган акча күләме, социаль пенсиягә бәйле башка түләүләрнең суммасы да арта. Мондый төр түләүне алучыларга Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары, "Ленинград блокадасы кешесе" билгесе белән бүләкләнүчеләр, радиацион яки техноген катастрофалардан зыян күргән гражданнар, Россия Федерациясе алдындагы хезмәтләре өчен бүләкләр һәм исемнәр алучылар һәм башкалар керә.
Федераль льготага ия булучыларга акчалата айлык түләүләр 5,5 процентка индексацияләнә. Социаль хезмәтләр җыемы 43,77 сумга артып, 839,65 сум тәшкил итәчәк. Аларның 646,71 сумы - даруларга, 100,05 сумы - санатор-курорт дәвалануына, 92,89 сумы юл йөрү өчен биреләчәк. Өлкән яшьтәге, беренче төркем инвалид һәм инвалид балаларны карап торган өчен компенсация үзгәрешсез кала.
Пенсия фонды хәбәр итүенчә, безнең районда картлык буенча хезмәт пенсиясен, инвалидлык яки туендыручысын югалту сәбәпле пенсияне - 5775 кеше, социаль пенсияне - 647 кеше, акчалата айлык түләүләрне 2505 федераль льготага ия булучылар ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев