Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Экономика

Пенсионерлар өчен яңалыклар

Агымдагы елда пенсия системасында кайбер үзгәрешләр булачак. Россия пенсионерларының хезмәт пенсияләре ике тапкыр артачак. Индексация 1 февральдә һәм 1 апрельдә була. Беренче очракта хезмәт пенсияләре 2013 ел өчен кулланучылар бәясенең факттагы дәрәҗәсе, икенче очракта 2013 елда бер пенсионерга ПФР керемнәренең артуына карап үсәчәк. Гадәттәгечә, август аенда эшләүче пенсионерларның хезмәт пенсияләре...

Агымдагы елда пенсия системасында кайбер үзгәрешләр булачак.
Россия пенсионерларының хезмәт пенсияләре ике тапкыр артачак. Индексация 1 февральдә һәм 1 апрельдә була. Беренче очракта хезмәт пенсияләре 2013 ел өчен кулланучылар бәясенең факттагы дәрәҗәсе, икенче очракта 2013 елда бер пенсионерга ПФР керемнәренең артуына карап үсәчәк.
Гадәттәгечә, август аенда эшләүче пенсионерларның хезмәт пенсияләре яңадан исәпләнә.
1 апрельдә шулай ук дәүләт тәэмин итүе, шул исәптән социаль пенсияләргә индексация ясалачак һәм федераль льготачылар пенсия белән бергә ала торган ай саен түләүләрнең күләме артачак.
Ана капиталы 1 гыйнвардан 429408,5 сум була.
2014 елда Пенсия фонды пенсия тупланмасы акчасын түләүне дәвам итә. Әгәр кеше инде пенсиягә чыккан яки хезмәт пенсиясе билгеләү яшенә җиткән һәм шул ук вакытта аның пенсия җыемнары булса, аңа тиешле акчаны алу өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр кеше үзенең пенсия акчасын дәүләтнеке булмаган пенсия фонды аша тупласа, гаризаны шунда тапшырырга кирәк.
2013 елда кимендә 2 мең сум взнос түләгән дәүләт өстәмә финанслау программасында катнашучы кешеләр акчаны 2014 елның икенче кварталында алачак (взносның күләменә карап).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев