Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Экономика

Кешеләргә уңайлы булсын өчен

ТР Президенты боерыгын башкару максатында шәһәрнең күп функцияле үзәге базасында 20 ноябрьдән башлап хакимият органнары хезмәте күрсәтү буенча гражданнарны кабул итү тәрәзәсе эшли башлады. Монда архитектор, Пенсия фонды, социаль иминиятләштерү фонды, ЗАГС, салым, миграция хезмәте һәм шәһәр башкарма комитеты белгечләре кабул итәчәк. Тиздән Ак Барс Банкының Болгар өстәмә офисы кассасы...

ТР Президенты боерыгын башкару максатында шәһәрнең күп функцияле үзәге базасында 20 ноябрьдән башлап хакимият органнары хезмәте күрсәтү буенча гражданнарны кабул итү тәрәзәсе эшли башлады.
Монда архитектор, Пенсия фонды, социаль иминиятләштерү фонды, ЗАГС, салым, миграция хезмәте һәм шәһәр башкарма комитеты белгечләре кабул итәчәк. Тиздән Ак Барс Банкының Болгар өстәмә офисы кассасы эшли башлый. Хәзер гражданнар бер урында, берничә мәсьәләне бер үк вакытта хәл итә алачак.
Ләкин күп функцияле үзәккә барлык сораулар белән дә мөрәҗәгать итеп булмый. Мәсәлән, Пенсия фонды идарәсе социаль хезмәтләргә дәгъва итү, алардан баш тарту яки аларны яңарту; инвестиция портфелен сайлау, Ана (гаилә) капиталына дәүләт сертификатын алу; бу акчалар белән идарә итү турында гына гаризалар кабул итәчәк.
Күп функцияле үзәк күрсәтә торган хезмәтләрнең исемлеге хакимият органнары һәм үзәк уполномоченныйлары арасындагы элемтәләр турында килешү нигезендә төзелгән. Исемлек һәм эш графигы белән күп функцияле үзәкнең үзендә, шулай ук районның рәсми сайтында танышырга мөмкин.
Агымдагы елның җәендә файдалануга тапшырылган күп функцияле үзәк бинасында шулай ук ТР буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәте идарәсе, кадастр палатасы, милек һәм җир хокуклары палатасы урнашкан, ә аерым тәрәзәләрдә БТИ белгечләре, кадастр инженерлары, нотариус кабул итү алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев