Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Экономика

Бәяләр тагын артты

Шәһәр кибетләрендә күпчелек азык-төлеккә бәяләр кыйммәтләнде. Мәсәлән, 3,4-4 процент майлылыктагы сөтнең 930 миллилитрлы шешәсе хәзер илле сумга якын (кышын - 42 сум) тора, 1,5-2% майлылыктагы сөтнең бер пакеты 45 сумнан да ким түгел. Ваккумлы пакеттагы 220 граммлы бер пачка эремчекне кибетләрдә 66 сумнан тәкъдим итәләр (дүрт ай элек - 53...

Шәһәр кибетләрендә күпчелек азык-төлеккә бәяләр кыйммәтләнде.
Мәсәлән, 3,4-4 процент майлылыктагы сөтнең 930 миллилитрлы шешәсе хәзер илле сумга якын (кышын - 42 сум) тора, 1,5-2% майлылыктагы сөтнең бер пакеты 45 сумнан да ким түгел. Ваккумлы пакеттагы 220 граммлы бер пачка эремчекне кибетләрдә 66 сумнан тәкъдим итәләр (дүрт ай элек - 53 сум).
Сыер маеның бәясе дә азрак артты: хәзер 180-200 граммлы бер пачка май өчен кимендә 67 сум түләргә кирәк. Ә менә каты сортлы сырларның бәясе, киресенчә, төште һәм хәзер аны килограммын 220 сумнан башлап сатып алырга мөмкин.
Итнең дә бәясе артты. Кайбер сәүдә нокталарында дуңгыз итенең килограммын 194 сумнан алып 213 сумга кадәр сатып алырга була, ә сыер ите базарда 250 сум тора. Тавык итенә дә бәя сизелерлек артты: катырылмыйча гына суытылган ит субпродуктларының (бот, түш ите) килограммы уртача 135 сум тора, ә тавыкны тулаем сатып алганда бу бәя тагын уртача 10-20 сумга арта.
Кулинария, макарон әйберләре, он һәм ярмалар бәясе аз гына үзгәрешләр белән узган квартал дәрәҗәсендә калды. Шикәр комына сезонлы бәяләр артуы да әлегә сизелми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев