Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Экономика

Бәяләр һаман арта...

Шәһәр кибетләрендә азык-төлеккә бәяләр көн саен арта бара. Мәсәлән, соңгы атналарда карабодай ярмасына бәяләрнең артуы күпләр өчен көтелмәгән хәл булды. Бер ай элек кенә пачкасы 20-22 сум торган 800-900 граммлы карабодай ярмасы кинәт кенә кибет киштәләреннән юкка чыкты. Тиздән элеккеге бәяләр урынына "46 сум", аннары "60 сум" дип язылган яңа...

Шәһәр кибетләрендә азык-төлеккә бәяләр көн саен арта бара.
Мәсәлән, соңгы атналарда карабодай ярмасына бәяләрнең артуы күпләр өчен көтелмәгән хәл булды. Бер ай элек кенә пачкасы 20-22 сум торган 800-900 граммлы карабодай ярмасы кинәт кенә кибет киштәләреннән юкка чыкты. Тиздән элеккеге бәяләр урынына "46 сум", аннары "60 сум" дип язылган яңа бәяләр пәйда булды... Ә югары сортлы карабодайның килосы 87 сумга җитте!
Бу бәяләр белән чагыштырганда, Вьетнам дөгесе (38 сумнан 54 сумга кадәр) һәм Эфиопиядән кайтарылган фасоль (якынча 55 сум) дә артык кыйммәт тоелмый. Шөкер, борчак, тары ярмасы, макарон әйберләренә бәяләр бик азга гына артты.
Кайнатмалар ясау сезоны күптән бетсә дә, шикәр комына бәяләр элекке дәрәҗәдә кала - килограммы 35 сумнан алып 44 сумга җитә.
Ит ризыклары турында да шуны ук әйтергә мөмкин. Туңдырылган яки суытылган тавык итенең килосы өчен 113 сумнан 160 сумга кадәр түләргә туры килә, ысланган тавык 234 сум чамасы тора. Дуңгыз итенә бәяләр бик тиз алмашынып тора: базарда аны килосын 230 сумнан сатсалар, кулдан - 200 сумга тәкъдим итәләр, кайбер сәүдә нокталарында килограммын 185 сумга сатып алырга мөмкин. Бәясе буенча иң кыйммәте - сыер ите. Сөякле итнең килосы 250 сум торса, сум итенең килограммы өчен 368 сум чыгарып салырга туры киләчәк.
Көн саен кирәкле сөт, эремчек, ипи, үсемлек һәм сыер мае, он, йомырка, кайбер яшелчәләргә бәяләр үзгәрмәде диярлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев